«Ватан. Бөек Петр эшләре»: уен-викторина (12+)

15 нче санлы китапханә Петр I нең тууына 350 ел тулу уңаеннан 6 октябрь көнне өлкән сыйныф укучылары өчен  «Ватан. Бөек Петр эшләре» дигән уен-викторина уздырды. Викторина сораулары берничә блокка бүленде: «Петр I нең тормыш юлы»,  «Петр I – реформачы патша», «Син тәхеттә мәңгелек эшче», «Петр I нең сәер указлары», «Әдәби винегрет», «Ауропага тәрәзә», «Бөек Петр афоризмнары» һ.б.
Һәр сорауга берничә вариантта җавап тәкъдим ителде, алар арасыннан укучыларга дөресен сайлап алырга кирәк булды. Уен булган белемнәрне ныгытырга һәм император тормышыннан үзләре өчен яңа, кызыклы фактларны белергә ярдәм итте. «Бөек Петр афорзимнары» дигән соңгы блокта балаларга җөмләләрдә төшеп калган сүзләрне куярга туры килде. 
Чара азагында укучылар әлеге тема буенча китаплар белән танышты.

Поделиться: